Корбан бәйрәме белән

2020 елның 31 июле, җомга

Хөрмәтле ватандашлар, кадерле дин кардәшләр!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне күркәм Корбан бәйрәме белән котлыйм.

Аллаһы Тәгалә барыбызга да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы бирсен һәм йөрәкләребезне игелеклелек һәм изге ниятләр белән тулыландырсын.

Элек-электән безнең традицияләр һәм гореф-гадәтләребез, мәдәни мирасыбыз, милли үзаңыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнгән. Киләчәктә дә халкыбызның чәчәк атуы хакына яшәргә һәм изге башлангычларда уртак уңышларга сөенергә язсын.

Хөрмәт белән, Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе рәисе Г.И. Дәүләтшина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International