Районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе дәвам итә.
Кичә, акция кысаларында, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Куралово мәктәбенең булачак беренче сыйныф укучылары өчен канцелярия кирәк-яраклары тутырылган 16 портфель тапшырды.
Әлеге портфельләр балаларга мәктәп администрациясе тарафыннан якын көннәрдә тапшырылачак.
«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә теләгән һәркем катнаша ала.