Бүген Югары Ослан муниципаль районы Советының кече залында муниципаль хезмәткәрләрнең квалификация имтиханын үткәрү комиссиясенең чираттагы утырышы булды.
Беренче муниципаль чин бирүгә квалификация имтиханын районның җирле үзидарә органнарының ике муниципаль хезмәткәре тапшырды. Имтихан билетларга җавап рәвешендә узды, анда муниципаль хезмәт, җирле үзидарә, коррупциягә каршы сәясәт турында законнарны белүгә 5 сорау бар иде. Квалификация имтиханы нәтиҗәләре буенча комиссия ике муниципаль хезмәткәргә дә беренче класслы чиннар бирү турында Карар кабул итте.
Комиссиянең барлык әгъзалары муниципаль хезмәткәрләргә алга таба эшләрендә уңышлар теләделәр.