1 июльдә «Ргокадралар» Бөтенроссия проектының II сезоны старт алды.
Проектны Россия Федерациясе Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе, яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) белән берлектә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашыра. Инициаторлар ил төбәкләрендә яшьләр җитәрлек булудан чыгып эш итә.
Проект дәүләт хезмәте өлкәсендә эшләү өчен талантлы яшьләрне ачыклау һәм алга этәрүгә ярдәм итә.
Белешмә өчен: Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе - Бөтенроссия иҗтимагый берләшмәсе, аның максаты-яшьләрне төбәкләрнең иҗтимагый-сәяси тормышына җәлеп итү, илебезнең иҗтимагый тормышының барлык өлкәләрен үстерү өчен Россиянең талантлы яшь идарәчеләренең көчләрен берләштерү. Хәзерге вакытта Ассоциация Россия Федерациясенең 72 субъектыннан 4000нән артык яшь кешене берләштерә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә өчен контактлы зат.