Мәдәният учреждениеләрен тикшерү

2020 елның 4 августы, сишәмбе


Бүген мәдәният учреждениеләрен йөреп чыгу кысаларында Башкарма комитет җитәкчесе Виктор Тимиряев,  социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова, МКУ «Мәдәният бүлеге» җитәкчесе Гөлфия Абдуллина белән берлектә, Печище Мәдәният йортында булдылар.

Бүгенге көндә бинаны капиталь ремонтлау эшләре төгәлләнеп килә, киләсе атнада тантаналы ачу планлаштырыла.

Учреждение директорлары Лилия Галимуллина һәм Наталья Карасева биналарны җыештыру, мебель, китаплар урнаштыру эшләрен оештырдылар.
 
Аннан соң балалар сәнгать мәктәбе булды. Яңа бина булуга карамастан, биредә дә ремонт эшләренең сыйфаты буенча сораулар туа башлады. Моннан тыш, видеокүзәтү системасы буенча җитешсезлекләр бар. Бинаны комиссия белән карап чыгу үткәрелде һәм тиешле карарлар кабул ителде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International