1999 елда ТР Президенты М.Ш. Шәймиев катнашында элемтә йортын ачу тантанасы район халкы өчен мөһим вакыйгаларның берсе булды. Заманча бина район үзәгенең үзәк һәм иң югары ноктасын бизәде һәм Совет урамындагы агач бинадан күчкәч уңайлы урын алды. 90 нчы еллар катлаулы булуга карамастан, район үзәге елдан-ел үзгәрә.