Чыгымнарны кайтару

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

2020 елның 4 августыннан башлап ТР предприятиеләре һәм оешмаларының үз хезмәткәрләренең авыруын киметү буенча COVЮ-19 яңа коронавирус йогышы (битлекләр, ресираторлар, перчаткалар, термометрлар, антисептиклар һ.б. сатып алу) буенча кайбер профилактик чараларга чыгымнарны Россия Федерациясе Социаль иминият фонды акчалары хисабына каплауга өстәмә мөмкинлек барлыкка килә.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 23.06.2020 ел, № 365н боерыгы белән Россия Хезмәт министрлыгының 10.12.2012 ел, № 580н боерыгы белән расланган зарарлы һәм куркыныч җитештерү факторлары белән эшләүдә мәшгуль хезмәткәрләрнең җитештерү травматизмын һәм һөнәри авыруларын киметү буенча кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында «эш бирүче чыгымнарын Россия Федерациясе Социаль иминият фонды акчалары хисабына капларга мөмкин булган кисәтү чаралары исемлеге киңәйтелде.

Моннан тыш, игътибар итегез: 2020 елда кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итүгә гариза бирү вакыты 2020 елның 1 октябренә кадәр озайтылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International