Кичә "Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге " МКУ начальнигы Вилен Касимов педагогик хезмәт ветераны, элеккеге кичке мәктәп директоры һәм район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Илья Николаевна Румяновны 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Мәгариф системасында ул ярты гасыр эшләде. Бу көнне аны котларга күпсанлы дуслары һәм туганнары килгән иде.
Шулай ук ул өй һәм кесә телефоны буенча котлаулар кабул итте.