Август аенда районның мәшгульлек үзәге аша 50 өлкән сыйныф укучысын эшкә урнаштыру планлаштырыла.
Быел, санитар-эпидемиологик шартлар аркасында, укучыларны эшкә урнаштыру август аена күчерелде.
Мәгариф бүлегендә хәбәр итүләренчә, районның 8 мәктәбеннән барлыгы 50 укучы эшкә урнашачак. Балалар мәктәп һәм мәктәп яны территориясен җыештыруда һәм төзекләндерүдә катнашачак.