ТРның берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычлар

2020 елның 7 августы, җомга

Бүген Югары Ослан муниципаль районының Финанс-бюджет палатасы рәисе Елена Колесова ТР Финанс министрлыгы, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, ТР буенча Федераль казначылык идарәсенең 9.01.2020 ПР-2 Уртак коллегиясе беркетмәсенә ярашлы рәвештә, ТРның берләштерелгән бюджетына салымнар буенча бурычларны һәм недоимкаларны түләү мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында узган чираттагы киңәшмәдә катнашты.

ТРда бурычларны каплау мониторингы 2020 елның 1 июленә массив буенча оештырылган. 2020 елның 7 августына Югары Ослан муниципаль районы буенча салымнар һәм җыемнар буенча бурычларны түләү нәтиҗәлелеге 13,3 % тәшкил итә, республика буенча уртача күрсәткеч 13,1% тәшкил итә. 

Салымнар буенча бурычлар 33 млн. сумнан артык, шуның 19,7 млн. сумы-недоимка, калганы – пенялар. Физик затларның милек салымнары (җир салымы, мөлкәткә салым, транспорт салымы) буенча бурычлар диярлек капланмый диярлек. Эшкуарларның махсус режимнар буенча бурычлары җыелуы-26,2 %. Катлаулы икътисади вәзгыять физик затлар кеременә салым буенча недоимканы түләүдә чагылды, бурыч суммасының 21,7% ы гына түләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International