Төзүчеләр Көне Белән!

2020 елның 9 августы, якшәмбе

Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне белән ихлас һәм җылы котлауларны кабул итегез!

Соңгы елларда төзелеш комплексы күп эшләр башкарды, әмма тагын да күбрәк эшлисе бар: уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү, халыкны арзан һәм уңайлы торак һәм социаль-мәдәни өлкә объектлары белән тәэмин итү, территорияләрне комплекслы үстерү мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Үз эшебез белән без һәр Россия гражданины һәм һәр гаилә тормышында реаль уңай үзгәрешләр кертергә тиеш.

Төзелеш тармагында эшләүчеләргә, югары дәрәҗәдә эшли белгәннәре һәм республика гына түгел, федераль әһәмияттәге мәсьәләләрне профессиональ рәвештә хәл итә алганнары өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, һөнәри җиңүләр һәм шәхси казанышлар, сезгә һәм якыннарыгызга тотрыклылык һәм чәчәк атуыгызны телим!

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе В. С. Тимиряев

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International