Дүшәмбе көнне пикетлар Макыл авылында Центральная урамы 105 йортта, район үзәгендә Көнбатыш Микрорайон һәм Солнечная урамнары ишегалларында үтте.
Агитаторлар Татарстанның өстенлекләрен сайларга чакырды һәм йортларда яшәүчеләр белән очрашты, кулларына агитматиаллар бирде.
Барлык бу йортларда да төрле милләт кешеләре тату яши.
"Татарстан Республикасы-173 милләт вәкиле тату һәм дус яши торган төбәк.Без аларның гореф-гадәтләрен буыннан-буынга тапшырып, кадерләп саклыйк, дип әйтелә Президентыбызның 100 программасында.
Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов программасының төп идеяләре безнең агитаторлар тарафыннан мәйданчыкларда җиткерелә.
Агитатор-пикетчылар бригадиры Фәридә Янтыкова