Бөтендөнья урам киносы фестивале

2020 елның 11 августы, сишәмбе

9 августта Мәдәният һәм ял паркы территориясендә ачык һавада Бөтендөнья урам киносы фестивале узды.

Тамашачыларны Россиядә соңгы елда төшерелгән иң яхшы кыска метражлы фильмнар көтте. Программа тәмамланганнан соң иң яхшы эш өчен конкурслы тавыш бирү үткәрү планлаштырылган иде.

Фестиваль эстафетасында бөтен планета буенча 1000нән артык шәһәр катнаша. Миллионнан артык кеше катнашачак тавыш бирү нәтиҗәләре буенча халык җиңүчесе билгеләнәчәк.

Бу кызыклы, мавыктыргыч кичә булырга тиеш иде. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган Кичә. Кызганычка каршы, һава шартлары уңай якка үзгәрде, бу көнне килүчеләр саны да аз иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International