Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районындагы «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында «Демография» илкүләм проекты буенча тернәкләндерү һәм карау мәктәбенең җиһазландырылган кабинеты эшли.

Дәресләрдә социаль эш буенча белгеч яткан авыруларны дөрес карау, тернәкләндерү чараларыннан файдалану буенча укулар үткәрә һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү турында консультация үткәрә.

Дәресләр атнага ике тапкыр уза. Туганнары теләге буенча шулай ук өйгә бару да мөмкин.

Дәресләрдә катнашу мәсьәләләре буенча консультацияне 8 (84379) 2-23-55 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International