11 август көнне «Балаларга өстәмә белем бирү үзәге» базасында психологик-педагогик хезмәттә психологик-медик-педагогик консилиум узды.
Утырыш санитар-эпидемиологик хәл кагыйдәләрен үтәү белән үткәрелде. Консилиум эшендә ППС белгечләре катнашты. ПМПК белгечләре балаларның физик һәм психик үсешендә үзенчәлекләрне һәм балаларның үз-үзләрен тотышында тайпылышларны үз вакытында ачыклау максатыннан комплекслы тикшерү үткәрделәр, тикшерү нәтиҗәләре буенча ата-аналарга психологик-медик-педагогик ярдәм күрсәтү, аларны укыту һәм тәрбияләү, шулай ук әлеге рекомендацияләрне раслау, аныклау һәм үзгәртү буенча киңәшләр бирелде.