Алкогольле продукция сату

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Югары Ослан муниципаль районы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сатуга 32 оешма, 90 сәүдә объектында лицензиягә ия. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда сәүдә объектларының саны 10 берәмлеккә арткан.

Агымдагы елның 6 аенда алкогольле продукцияне сату 13,4 мең дал, ягъни 2019 елның шушы чорына карата 109% тәшкил итте, шул исәптән 7,0 мең дал аракы, ягъни узган елга карата 108%.

Җан башына исәпләгәндә сату күләме республика күләмендә 6,9 литр, Югары Ослан районында 8,4 литр тәшкил итте.

2020 елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча, ТРда алкогольле продукцияне ваклап сату буенча җирле базарлардагы хәлне бәяләү күрсәткечләре нигезендә, Югары Ослан муниципаль районы 45 нче урында тора.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International