ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенең гражданнарны бергәләп кабул итүе

2020 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

2020 елның 18 августында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТРда Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесенә һәм ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.

«Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән.

Сәрия Сабурская һәм Рөстәм Галявовка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International