Агитаторлар эшне дәвам итә. Көн саен мәйданчыкларда яңа кешеләр барлыкка килә. Кичә пикетларда сайлаучылар кандидат программасына үз тәкъдимнәрен керттеләр:
- Идел һәм Кама елгаларының чисталыгына кагылышлы «Экология» программасы бүлекләрен үстерү, камилләштерү;
- Урта һәм югары уку йортларын тәмамлаганнан соң, барлык студентлар да эшкә ия булырга тиеш.
Тәкъдимнәрне республика штабына җибәрәчәкбез, чөнки үз –үзләрен тормышка ашыру һәм үсеш өчен яңа мөмкинлекләр булдыру-якындагы биш елга президент программасының бер юнәлеше.
Безгә барыбызга да безнең кандидатка кеше сәламәтлеге теләргә кирәк. Мине безнең кандидатыбызда фантастик эшкә сәләтлелек, мобильлек кебек кешелек сыйфатлары таң калдыра, шуның аркасында Рөстәм Миңнеханов берничә ел дәвамында Россия төбәкләренең иң нәтиҗәле башлыклары исемлегенә керә.