Җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлау

2020 елның 14 августы, җомга

2020 елның 13 сентябрендә безнең район халкы җирле үзидарә органнарына депутатлар сайлаячак. Барлык 19 авыл җирлегендә 5 елга 148 бермандатлы округ буенча депутатлар сайлана.

Югары Ослан районының күпчелек җирлекләрендә Совет 7 депутаттан тора, ә Югары Ослан, Куралово, Макыл, Моркваш һәм Шылаңгы авыл җирлекләрендә 10 депутаттан тора.

Совет Җирле үзидарәнең вәкиллекле органы булып тора. Депутатлар бушатылмаган нигездә һәм хезмәткә түләмичә эшлиләр.

Советның төп бурычы-төзекләндерү кагыйдәләре, үзара салым буенча референдум үткәрү турында карар, җирлек бюджеты кебек җирле үзидарә органнары эше оештырылган норматив-хокукый документларны кабул итү.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International