Пикетчыларның яңа мәйданчыклары

2020 елның 14 августы, җомга


Кичә пикетчылар Югары Ослан авылындагы Пионер 18, Көнбатыш Микрорайон 14, Чехов 31 урамнарындагы җәмәгать киңлекләрендә эшләделәр.

Агитация мәйданчыкларының берсе «Каенкай» балалар бакчасы янында урнашкан. Балалар бакчасы хезмәткәрләре, ата-аналар, якын-тирә йортларда яшәүчеләр Президентлыкка кандидат программасының өстенлекле юнәлешләрен актив сайлый.

Ата-аналар 111 бала тәрбияләнгән балалар бакчасында балаларны карап тоту шартларыннан канәгать. Балалар бакчасының матур бинасы соңгы елларда 2 тапкыр ныклап төзекләндерелде. Соңгы ремонт 2017 елда узды.

Президентыбызның 10 еллык эш нәтиҗәләрен һәр татарстанлы һәм безнең районда яшәүчеләр сизде. 10 ел эчендә Татарстанда 239 балалар бакчасы төзелде, якындагы ике елда 49 балалар бакчасы төзеләчәк.

Агитация дәвам итә.

Агитатор-пикетчылар бригадиры Фәридә Янтыкова
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International