Административ комиссия утырышы

2020 елның 14 августы, җомга

Бу атнада Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, элемтә һәм энергетика бүлеге баш белгече административ комиссиянең җаваплы секретаре, шулай ук Печище һәм Түбән Ослан авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә, төзекләндерү кагыйдәләрен үтәү сораулары буенча торак пунктларга барып кайттылар.

Тикшерү барышында хокук бозулар ачыкланды. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар, административ материал төзү өчен, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетына чакырылды. Шулай ук гражданнар белән әңгәмәләр үткәрелде һәм кисәтүләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International