Агымдагы атна безне салкын һава торышы белән каршы алды, ул бер айдан район котельныйларында фитилларны кабызырга кирәк булачагын искәртте. Районның 2020-2021 еллардагы җылыту сезонына нәтиҗәле әзерләнү максатыннан, ике атнага бер тапкыр Башкарма комитет җитәкчесе Виктор Тимиряев кышка әзерлек буенча район штабы утырышын үткәрә. Чираттагы утырыш 14 август көнне 10: 00 сәгатьтә узды.
Киңәшмә кысаларында эксплуатацияләүче учреждениеләр, җылылык белән тәэмин итүче оешмалар җитәкчеләренең газ хезмәте белгечләре һәм Ростехнадзор белгечләре тарафыннан бирелгән бозуларны бетерү, торак фондын әзерләү турында докладлары тыңланды.