Ишегалды территорияләрен төзекләндерү

2020 елның 15 августы, шимбә

Бүген, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруның барышы белән таныштылар.

Хәзерге вакытта терәк диварларын урнаштыру, булачак асфальт катламын вак таш җәю буенча төзелеш эшләре оештырылган. Район үзәгендә эшләр Чехов урамы буенча 26,36,42,44 номерлы йортлар, Татарстан урамы буенча 3,14,16 номерлы йортлар һәм Печище тракты урамы буенча 4,5,6 номерлы йортлар ишегалды территорияләрендә җәелдерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International