Халыклар дуслыгы музее

2020 елның 19 августы, чәршәмбе

Югары Ослан мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән "Мәдәниятләр диалогы" проекты кысаларында район мәдәният йортында Халыклар дуслыгы музее булдырылды, анда бүген инде рус, татар һәм чуаш халыкларының мәдәнияте, көнкүреше һәм гореф-гадәтләренә багышланган өч экспозиция эшли.

18 августта биредә экспозицияләр беренче тапкыр күрсәтелде, анда бөтен районнан 100дән артык экспонат җыелган.

ТАССР төзелүнең гасырлык юбилеена багышланган музей булдыру эше дәвам итә.

- Югары Ослан районында 20дән артык милләт вәкиле яшәвен исәпкә алып, безнең музейда һәр мәдәният чагылыш табачак, - ди район үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Лилия Галимуллина, проектның баш инициаторы һәм авторы.

Хәзерге вакытта фотодокументлар һәм экспонатлар җыю дәвам итә. Музейны ачу тантанасы 30 августка планлаштырылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International