Яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган башка хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү максатыннан, 19 август көнне китапханә скверында район балалар һәм Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан «Яшүсмер-2020» ведомствоара профилактик операциясе кысаларында «#МЫЗАЗОЖ» акциясе үткәрелде.
Китапханә хезмәткәрләре яшь буынны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга үгетләде, «Сәламәт яшәү рәвеше – аның элементлары» дигән флаерлар таратты.
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару: дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнү, начар гадәтләрдән баш тарту - хәзер-модалы, стильле һәм заманча! Югары Ослан яшьләре сәламәт яшәү рәвеше өчен!