Сайлаучылар нәрсә тәкъдим итәләр

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Югары Осландагы Чехов ур., 36, Заовражная ур., 1 һәм Макыл авылындагы Пионерская ур., 18 адресы буенча актив агитация дәвам итте.

Муниципаль район сайлаучылары якындагы биш елга президент программасының өстенлекләрен билгеләүдә актив катнашалар һәм үз өстенлекләрен язалар.

Югары Ослан һәм Макыл халкы планшетларда менә нинди өстенлекләр яздылар:

- пенсия реформасын гамәлдән чыгару, кире кайтару 55,60;

- инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү;

- яшь гаиләләргә бушлай торак;

-сугыш чоры балалары турында закон;

- БДИны гамәлдән чыгару;

- аз керемле гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүне гамәлдән чыгару;

- ипотека өчен түләүне киметү;

- хастаханәләрне заманча җиһазлар белән тәэмин итү;

- барлык өлкәләрдә дә балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү;

- ТКХ өчен тарифларны киметү;

Җирле характердагы тәкъдимнәр карар өчен муниципаль район депутатларына тапшырылачак.

Агитатор-пикетчылар бригадиры Фәридә Янтыкова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International