Алма спассы

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Православие динендәге төп бәйрәмнәрнең берсе-Алма Спасы килеп җитте. Бу көнне, 2020 нче елның 19 нчы августында Үзәк китапханә белгечләре паркта «Преображение Господне – Алма Спас " дип исемләнгән кызыклы хәбәрләр сәгате үткәрделәр. Китапханәче сөйләвеннән тыңлаучылар бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Бәйрәм тарихы, аның гореф-гадәтләре һәм йолалары турында. Алма Спасының «Спас»сүзеннән килеп чыккан коткаручы Ходайга багышланган Преображение бәйрәменең халык исеме булуы турында. Һәм бу бәйрәм кешеләргә рухи яңарыш кирәклеге турында искә төшерә. Шул ук исемдәге китап күргәзмәсе-дегустациясе катнашучылар игътибарына һәр укучы тәменә караган китаплар тәкъдим итте. Мәсәлән, бәйрәмнең үзе, мифларда, легендаларда һәм әкиятләрдә тасвирланган алмалар, алмалардан әзерләнгән ризыклар турында.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International