Уку елы башланыр алдыннан «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә планлы рәвештә барып кайттылар.
Чыгу барышында белгечләр ата-аналар белән «Баланы мәктәпкә әзерләү: авыр хезмәт яки мавыктыргыч уен» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Балаларга «Укучы көне режимы», «Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгәндә - бәладә булмыйсың! " дигән буклетлар таратылды.