Мәктәп автобусларына техник карау

2020 елның 21 августы, җомга

20 августта Югары Ослан ЮХИДИ башлыгы һәм «Таттехконтроль» компаниясенең техник эксперты мәктәп автобусларына уку елы алдыннан техник карау үткәрделәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык мәктәп автобуслары да техник яктан төзек дип табылды һәм белем бирү учреждениеләре укучыларын йөртүгә юл куелды.

Мәктәп автобусларын караганнан соң ЮХИДИ башлыгы А.Ш. Борһанов машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында инструктаж үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International