Созвездие-Йолдызлык

2020 елның 22 августы, шимбә

Менә "Созвездие-Йолдызлык" республика конкурсының зона этабы ахырына якынлашты.

Бу педагогларның, балаларның таланты һәм тырышлыгы, түземлеге һәм әти-әниләрнең ярдәме нәтиҗәсе. Бүген Буа шәһәрендә иң яхшыларның иң яхшылары билгеләнде. Без йолдызчыкларыбызны котлыйбыз.
"Конфетти" хореография коллективы, вокалчылар Анастасия Черменская һәм Алия Хәлимова - 3 урын, "Носики-курносики"вокаль-хореография коллективы 2 урын алды. 1 урынны Яшь вокалчы Айсылу Хәйруллина яулады.

Барлык призерлар һәм җиңүчеләр сентябрьдә КДУның "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында узачак республика этабына чакыру алды. Алда әле бераз гына, әмма бу зур тырышлык тора, без талантларыбызга бары җиңү генә телибез!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International