Укытучыларның август киңәшмәсе кысаларында фән секцияләре эше

2020 елның 25 августы, сишәмбе

Югары Ослан муниципаль районы педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында 20-25 август көннәрендә «Төп стратегик ориентирлар контекстында муниципаль мәгариф системасын үстерү: казанышлар, проблемалар, перспективалар»темасы буенча фән укытучылары, гомуми белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре, укыту һәм тәрбия эшләре буенча җитәкчеләр урынбасарлары, тәрбиячеләр һәм мөдирләр секцияләре узды.

Секцияләрдә фикер алышынган сораулар Россия Федерациясенең гомуми белем бирү сыйфаты буенча дөньяның әйдәп баручы 10 иле арасына керүе буенча стратегик максатка ирешүнең төп юнәлешләренә, белем бирүне цифрлы трансформацияләүнең актуаль юнәлешләренә, традицион белем бирүне үстерүнең перспективалары һәм яңа мөмкинлекләре турында булды. Белем бирү оешмаларының тәрбия эшчәнлеген модернизацияләү юнәлешләре, гомуми белем бирү оешмаларында үрнәк тәрбия программасын гамәлгә кертү турында фикер алыштылар.

Барлык педагогик коллективларга чыгышларның практик характеры, иҗади якын килүе, оригиналь чишелешләре өчен рәхмәт белдерәбез.
   
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International