Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 16 яшькә кадәр балалары булган һәм коронавирус инфекциясе белән бәйле рәвештә түләүгә элек гариза бирмәгән татарстанлылар моны 30 сентябрьгә кадәр эшли ала, дип искәртә.
Моннан тыш, Президентның 23 июнь указы нигезендә, июль аенда 16 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләре, уллыкка алучылар, опекуннар һәм попечительләр 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү алу хокукына ия булдылар.
Әлеге түләүнең үзенчәлеге-гариза бирмәү тәртибе - аны бирү, ай саен бирелә торган һәм/яки бер тапкыр бирелә торган түләүгә бирелгән гаризалар нигезендә, автомат рәвештә гамәлгә ашырыла.
Тулырак мәгълүмат алырга, шулай ук алдан кабул итүгә Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлегенең контакт – үзәге номеры буенча 2-79-27-27 алырга мөмкин.
Ата-аналарга ярдәм йөзеннән Пенсия фонды сайтында 3 яшькә кадәрге балаларга түләү һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балаларга түләү турында тиешле аңлатмалар урнаштырылган.