Югары Ослан урта мәктәбендә август киңәшмәсе кысаларында гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре һәм җитәкчеләренең укыту эшләре буенча урынбасарлары секциясе үткәрелде.
Әлеге секциядә 2019-20 уку елы өчен гомуми белем бирү учреждениеләренең эшенә йомгак ясалды һәм яңа уку елына бурычлар куелды.
Секция эшендә район мәктәпләрендә туган телне (татар) укыту дәрәҗәсенә, укучылар һәм ата-аналар тарафыннан әлеге фәнне өйрәнүгә аерым игътибар бирелде, чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан БДИ тапшыру нәтиҗәләренә анализ ясалды, шулай ук мәктәпләрдә 10 сыйныфны алдан комплектлау һәм районда олимпиада хәрәкәтен үстерү мәсьәләләренә кагылды. Секция эшен «мәгариф бүлеге» МКУ начальнигы Вилен Касыймов алып барды.