ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин эш визиты белән Югары Ослан районында булды.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Тимиряев белән бергә «Татавтодор»АҖ Югары Ослан филиалы хезмәткәрләре белән очрашу узды. Ленар Сафин ассызыклаганча, ТАССРның 100 еллыгы елында нәтиҗәләр ясарга һәм яңа бурычлар билгеләргә кабул ителгән. Транспорт комплексында зур эш башкарылды. Аерым алганда, 10 ел эчендә генә дә ике мең ярымнан артык яңа юл төзелде, 3 мең км дан артык юл һәм 94 күпер ремонтланды. 449 торак пунктка 144 км озынлыкта юллар төзелде, бакчачылык ширкәтләренә 74 керү юлы ремонтланды һәм фермер хуҗалыкларына 587 подъезд төзекләндерелде.
Югары Ослан муниципаль районында 10 ел эчендә 141 км дан артык юл төзекләндерелгән. Төбәк юлларында 25,4 км асфальт-бетон җәелгән һәм 62,6 км озынлыкта участоклар ремонтланган.
Ленар Сафин билгеләп үткәнчә, агымдагы елда шулай ук юл инфраструктурасын үстерү планлаштырылган. Шулай итеп, Суыксу авылына 1,6 км, «Идел» М-7 "Идел" - Пустые Моркваши " М-7 автомобиль юллары ремонтланачак. «Казан – Ульяновск» - Соболевский – Чулпаниха, «Казан – Ульяновск» - Татар Борнашы, «Олан – Каратун» - Килди, Олан – Каратун автомобиль юлларына капиталь ремонт ясалачак. Барлык ремонт-төзелеш эшләрен «Татавтодор» АҖ - Татарстанның әйдәп баручы юл оешмасы хезмәткәрләре башкара.