Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышы

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Кичә видеоконференция режимында барлык муниципаль берәмлекләрне тоташтырып, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.

Утырышның көн тәртибе түбәндәгечә иде::

1. 2020 елның 7 ае йомгаклары буенча Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм яңа уку елы алдыннан күрелә торган чаралар турында.

2. Татарстан Республикасы автомобиль юлларында юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча инженерлык чараларын гамәлгә ашыру турында.

3. Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән эш системасы.

4. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша автомат рәвештә фото - һәм видеофиксация системаларын кулланып чыгарылган административ хокук бозулар турында  ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре тыңланды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча министрлыкларга, ведомстволарга, башкарма комитетларга, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә тиешле йөкләмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International