Югары Ослан районы гербының рәсеме төшерелгән билге, стягка беркетелгән ул тарихи вакыйганың шаһиты булуыбызны раслый.
Флаг эстафетасы алкышлар астында Югары Ослан халкы Татар Борнашында төзелгән яңа спорт мәйданчыгында каршы алды. Алып баручылар билгеләп үткәнчә, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, спорт һәм социаль проектлар дирекциясе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә Безнең республикада «Флаг эстафетасы» проекты тормышка ашырыла. Ул Россия һәм республика этапларыннан тора. Россия этабы кысаларында флаг Россиянең 8 федераль округында да булды, анда бәйрәм чаралары кысаларында Төбәк татар милли-мәдәни мохтариятләре теркәлгән субъектларның флаглары төшерелгән 69 рәшәткә төшерелгән. Республика этабы Татарстанның барлык 43 муниципаль берәмлеге һәм ике шәһәр округлары буенча уза.
Югары Ослан районына флаг Яшел Үзәннән килде. Ул бөтен республиканы диярлек узды һәм без «Флаг эстафетасы»н каршы алган кырык икенче район булдык. Эстафета тәмамланганнан соң аны республиканың Милли музеена тапшырачаклар.