Транспорт чараларын КФҮ аша теркәргә мөмкин булачак

2020 елның 28 августы, җомга

Хөкүмәт транспорт чараларын КФҮ аша исәпкә кую мөмкинлеге турында Карар кабул итте. Шул ук вакытта эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре белән бары тик транспортны караганда гына хезмәттәшлек итәргә туры киләчәк.

Аның хуҗаларыннан гаризалар кабул итеп, әзер документларны КФҮ хезмәткәрләре бирәчәк.

Яңа мөмкинлек тиешле инфраструктура булган үзәкләрдә булачак.

Карар 29 августта эшли башлаячак.

Исегезгә төшерәбез, хәзер транспортны махсус оешма аша яки мөстәкыйль рәвештә, Дәүләт автоинспекциясенең теләсә кайсы теркәү бүлекчәсенә мөрәҗәгать итеп, исәпкә куярга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International