Анда «Сыйныф җитәкчеләре: яңадан йөкләү», «өстәмә белем: бердәм һәм күптөрлелек», «белем бирү оешмаларында укучыларны психологик-педагогик озата бару: киңәшләр, алымнар, практикалар», «Татарстан Республикасы Яшь армия хәрәкәтенә ярдәм итү һәм аны үстерү буенча муниципаль берәмлекләрнең республика конкурсына йомгак ясау»темаларына 4 секция уздырылды.
«Сыйныф җитәкчеләре» секциясенең йомгаклау этабында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы белем бирү оешмаларының сыйныф җитәкчеләре республика советы рәисен онлайн-сайлау булды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сыйныф җитәкчеләренең республика советы рәисе итеп «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Бөреле урта гомуми белем бирү мәктәбе»МББУНЫҢ Чит телләр укытучысы Усова Татьяна Юрьевна сайланды.