Кичә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Осянин, Борнаш авыл җирлеге башлыгы Сергей Бурукин белән берлектә, Татар Борнашы авылының Дубравная урамында яңа су башнясы төзелеше урынында булдылар.
Су башнясы төзелеше муниципаль берәмлекләр конкурсы нәтиҗәләре буенча 1,5 млн. сумлык грант акчасына алып барыла. Хәзерге вакытта нигез чокырын казу эшләре башкарылган.