"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе

2020 елның 28 августы, җомга

Яңа уку елы алдыннан Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Баланы мәктәпкә җый» акциясе старт алды. Акциянең максаты-авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә ярдәм итү, балаларны яңа уку елына әзерләү.

Хәйрия акциясенә Югары Ослан районының РУЭС хезмәткәрләре дә кушылды. Алар МБГББУ «Октябрь урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Баландин Александр һәм Владиславка яңа уку елына әзерлек эшләрендә адреслы ярдәм күрсәттеләр.

Бүген, 28нче август көнне, "Таттелеком" ГАҖ Югары Ослан цехы начальнигы урынбасары Якимов Алексей Евгеньевич балаларга канцелярия товарлары, язма кирәк-яраклары һәм портфель тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International