Бу инде безнең районда республика программасы буенча төзелгән 15 спорт мәйданчыгы.
Бүген Ямбулат авылында тантаналы рәвештә спорт мәйданчыгын ачтылар. Чарада район башлыгы Марат Зиатдинов катнашты.
Мондый вакыйгагагага авыл халкы бик аз килде. Әмма яхшы кәеф алучылар яңа мәйданчыктагы балаларның ничек шатлануын күзәтә алдылар.
Мәйданчык тирәсен төзекләндерүдә катнашкан якташларга, район җитәкчелегенә, авыл җирлеге башлыгы Марсель Әхмәтҗанов кайгыртучанлык һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Яшь буын исеменнән Айгөл Әхмәтҗанова чыгыш ясады.
Ә соңыннан балалар өчен күңелле вакыт җитте. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Виталий Афанасьев балалар белән «Күңелле стартлар»үткәрде.