Чара Геройлар паркында 30 август көнне 11.00 сәгатьтә узачак.
Республика көнендә район үзәгендә Советлар Союзы Геройларына - якташларыбызга бюстлар ачу тантанасы булачак.
Исегезгә төшерәбез, бу чара Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан уздырылырга тиеш иде. Тик коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, республикада барлык эре чаралар гамәлдән чыгарылган.
Һәм менә бәйрәм көнендә район халкының бу вакыйганың шаһитлары булу мөмкинлеге бар. Бюстлар ясаган Скульптор-балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Тюрин Тимофей.