Хөрмәтле ветеринария хезмәте ветераннары һәм хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез - Ветеринария хезмәткәре көне белән котлыйм!
Сезнең һөнәр иң игелекле һәм гуманлы һөнәрләрнең берсе, шуңа күрә ветеринариядә очраклы кешеләр булмый.
Үз хезмәтегез белән Сез Хайваннар сәламәтлеген саклауны тәэмин итәсез, кеше сәламәтлеге сагында торасыз, продукциянең сыйфатын һәм аны эшкәртү һәм саклау кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тотасыз.
Ветеринария тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына намуслы хезмәтләре, Югары Ослан районының ветеринария хезмәтен торгызуга һәм үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Нык сәламәтлек сезгә. Сезнең һөнәри осталыгыгыз ветеринария эшенең чәчәк атуына ярдәм итсен, ә сезнең гаиләләрдә иминлек, муллык һәм үзара аңлашу булсын.
Хөрмәт белән, Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе В. С. Тимиряев