Россия халкының нибары 75% ы гына исәпкә алынган,чөнки илнең кайбер төбәкләрендә әле хәрби гамәлләр барган.
1920 елгы халык санын алу ТАССР халык санын алу тарихында беренче була. 1920 елның 28 августына Татарстанда 2,9 млн. кеше яшәгән, шуларның 8,5% – шәһәр халкы һәм 91,5% - авыл җирлеге.
2020 ел башына республикада яшәүчеләр саны 3902,9 мең кеше тәшкил иткән, шуларның 76,9% ы шәһәр һәм бистәләрдә һәм 23,1% ы-авыл торак пунктларында.
1 нче Совет халык санын алу турында тулырак: https:/tatstat.gks.ru/storage/mediabank/vpn_1920.pdf
Татарстан Республикасының демографик портреты ничек үзгәрде, без киләсе халык санын алудан беләчәкбез!
Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак. Халык санын алуның төп яңалыгы-Россия халкы тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Gosuslugi.ru 1. торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак.