Яшәү минимумы күләменнән артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр балалар кирәк-яракларының бүләк комплектлары белән тәэмин ителәләр

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле ата-аналар!

2020 елдан башлап ТРда даими яшәүче, җан башына уртача керем яшәү минимумы күләменнән артмаган яңа туган балалары булган гаиләләр балалар кирәк-яраклары белән тәэмин ителә.

Бала тудыру йортына комплект алу өчен гаиләнең җан башына уртача керем күләме турында белешмә бирергә кирәк.

Әгәр мөрәҗәгать иткән вакытта алучы бала өчен айлык пособие алучы булып тора икән, белешмә балага айлык пособие билгеләү өчен бирелгән документлар нигезендә бирелә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International