1 сентябрь-Белем көне

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Рәсми рәвештә 1 сентябрь Белем көне буларак, СССР Югары Советы Президиумы карары белән 1984 елның 15 июнендә гамәлгә куела.

Гадәттәгечә, бу көнне мәктәпләрдә уку елы башлануга багышланган бәйрәм чаралары уза. Мәктәпләрдә беренче сыйныф укучыларын аерым тантана белән каршы алалар.

2020 ел башына Татарстан Республикасында 7 яшьтәге балалар саны 55,7 мең кеше тәшкил итте, 2010 ел башына – 38,3 мең кеше.

2018/19 уку елы башына гомуми белем бирү оешмаларында укучылар саны 418,3 мең тәшкил иткән.

2010/11 уку елы башына-383,7 мең кеше.

Татарстан Республикасы халкының составы ничек үзгәрде, без киләсе халык санын алудан беләчәкбез!

Бөтенроссия халык санын алуның төп этабы 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, ләкин эпидемиологик хәл аркасында 2021 елга күчерелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International