Бүген районның профилактика системасы субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы булды. 8 гаиләгә эшләр каралды, аларда 13 балигъ булмаган бала тәрбияләнә.
Утырыш нәтиҗәләре буенча, консилиум әгъзалары балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе каршында ведомствоара учетка кую, 1 балигъ булмаган бала белән 1 гаиләне ведомствоара учеттан төшерү, 5 балигъ булмаган балалы 3 гаиләне башлангыч этаптан төп этапка күчерү турында Карар кабул иттеләр.