2020 елның 2 сентябрендә район үзәк китапханәсе һәм район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «безнең сайлау " дип исемләнгән стрит акция үткәрделәр.
Үткәрелгән чараның максаты-яшь буынга хәмернең зыяны турында, аларны бәла-казадан саклап калу өчен, кисәтү мәгълүмат бирү.
Ә «аек гаилә – аек РОССИЯ» китап күргәзмәсендә урнашкан материаллар үз сәламәтлекләре өчен алкоголь куллануның нәтиҗәләрен ышанычлы итеп аңлатты. Шулай ук китапханәчеләр барлык теләүчеләргә тискәре гадәтләрнең зыяны һәм сәламәт яшәү рәвеше файдасы турында мәгълүмат белән флайерлар тараттылар.