Сигналлар буенча чыгу

2020 елның 2 сентябре, чәршәмбе

«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар мониторингы» мәгълүмати системасына Югары Ослан авыл җирлеге территориясендә яшәүче 3 гаиләгә һәм Печище авыл җирлеге территориясендә яшәүче 1 гаиләгә сигналь карта бирелде.

Чыгу барышында балигъ булмаганнарның торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, ата-аналар бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен ата-аналар җаваплылыгы турында хокукый мәгълүмат бирелде.

Балигъ булмаганнарның имин яшәү шартларын булдыру максатыннан, ата-аналар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белешмәлек тапшырылды. 

Шулай ук гаилә МСРК утырышына чакырылган иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International