Терроризм-дөньяның глобаль проблемасы

2020 елның 3 сентябре, пәнҗешәмбе

3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга 2004 елда Бесландагы фаҗигага багышланган. Бу көн уртак дошманга каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыять берләшүен символлаштырырга тиеш.

Район балалар китапханәсе үз укучылары өчен «Терроризм-дөньяның глобаль проблемасы» дип исемләнгән онлайн – сәгать тәкъдим итә.

«Тормышта бер тапкыр да усаллык кагылмады...» виртуаль-презентация ярдәмендә балалар «терроризм», «теракт», «экстремизм» кебек сүзләрне, теракт янау очрагында һәм экстремаль хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белә алалар. Үз-үзеңне мондый куркынычтан саклау өчен китапханә хезмәткәрләре яшь укучыларга китапханәдә тәкъдим ителгән китапларны күбрәк укырга, дуслар, сыйныфташлар белән күбрәк аралашырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм әти-әниләренә күбрәк аралашырга киңәш итә.

Игътибарлы булыгыз! Бер-берегезне саклагыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International